16+

Рөстәм Зәкуанның гаиләсе һәм туганнары кайгыларын уртаклашучыларга рәхмәтен белдерә

Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуанның гаиләсе һәм туганнары аның вафат булу сәбәпле кайгыларын уртаклашучыларга рәхмәтен белдерә.

"Безгә карата игътибарлы булып, кайгыбызны уртаклашканыгыз, ярдәмегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Якын дусларга, хезмәттәшләргә, "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте, шәхсән аның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга, Татарстанның Икътисад министрлыгына, Азнакай районы хакимиятенә, Илбәк авылы халкына, Татарстанның Дәүләт Советы депутатларына, Татарстанның Язучылар берлегенә, артистларга һәм композиторларга, шушы авыр көннәрдә догада торган, кайгыбызны бүлешкән һәм гаиләбез белән бергә булган барлык кешеләргә рәхмәт. Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә аның турында җылы хатирәләр, ихлас сүзләр күп булды.

Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телибез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгызны саклагыз һәм аларның кадерен белегез", – ди алар. 

Рөстәм Зәкуанның якыннары: «Ул тормышның һәр көненнән тәм табып яшәде»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading