16+

Рөстәм Зәкуанның якыннары: «Ул тормышның һәр көненнән тәм табып яшәде»

Татар дөньясы бер-бер артлы авыр югалтулар кичерә. Ял көне озакка сузылган каты авырудан соң шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуанов вафат булды. Әлеге язмада аның турындагы якты истәлекләрне тупладык.

Рөстәм Зәкуанның якыннары: «Ул тормышның һәр көненнән тәм табып яшәде»

Татар дөньясы бер-бер артлы авыр югалтулар кичерә. Ял көне озакка сузылган каты авырудан соң шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуанов вафат булды. Әлеге язмада аның турындагы якты истәлекләрне тупладык.

«Мин – әти кызы»

Рөстәм Зәкуанның кызы Айгөл безгә әйтүенчә, ул әтисе кызы булган.
– Әле үземнең гаиләм, балаларыбыз тугач та, әти кызы булып калдым. Әтиебез бик кешелекле, талантлы, тырыш, эшчән кеше иде. Һаман ниндидер планнар, проектлар кора иде. Ул гаилә, әнибез, энем Айваз белән минем өчен әллә ниләр эшләргә әзер иде һәм эшли дә иде. Һәр эшләгән эшен төптән уйлап, җиренә житкереп башкара иде. Безне дә шуңа өйрәтте. Эшне яратырга, кешеләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә...

 Соңгы биш елда «Таттелеком» компаниясенең матбугат булегендә мин аның ярдәмчесе булып эшли идем. Ул һәрвакыт: «Кызым, бүген эшли алган эшеңне бүген эшләп бетер, иртәгәгә калдырма», – дип әйтә иде. Ул үзе дә төнлә генә өйгә кайтса кайтты, тик эшен җиренә җиткереп бетереп кайта иде. Әти безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды һәм булачак та. Аллага шөкер, аның кешеләр сагынып искә алырлык матур эшләре, бай ижади мирасы: шигырьләре, китаплары, җырлары, соңгы ун ел эчендэ җитәкчебез Лотфулла Нурисламович белән татарның бөек уллары истәлегенә эшләгән музейлары, чишмәләре, һәйкәлләре калды. Кайсы гына проектны алма, һәркайсын өйрәнеп, эзләп, китаплары булса, китапларын укып, алар турында халыкка күбрәк җиткерәсе килә иде әтинең.

Аның киткәненә күңел һаман ышанмый, ул әле дә хастаханәдә генә кебек. Ул безнең бик көчле, сабыр кеше иде. Үзенә ничек кенә авыр булмасын, күрсәтмәде. Һәр иртәне шалтыратыша идек, үзе авырганда да миңа көндәлек эш кушып: «Кызым, бүген менә шуны, шуны эшлә», – дип әйтә иде. «Әти, хәлләр ничек?» – дисәң, көр тавышы белән: «Аллага шөкер!» – дип җаваплый иде. Сораучылар булса, авыруы турында әйтмәскә кушты. Хәер, тикшерүләрен узып йөргәндә хәтта безгә дә белгертмәде. Әнигә дә безгә әйтмәскә кушкан. Безне борчырга теләмәгән. Беренче химия процедурасы алдыннан гына әйтте. Сәламәтлегеннән беркайчан да зарланмады әти. Авыруын белгәч тә, беркайчан да үлем турында сүз әйтмәде. Ул тормышның һәр көненнән, мизгеленнән тәм табып яшәде. Фотога тошерергә бик ярата иде. Ул төшергән фотографияләрдән тулы бер күргәзмә ясап була, табигатьнең без күрмәгән, игътибар итмәгән мизгелләрен, тәмле төсләрен тотып ала белә иде. Без аның белән бик горурланабыз, – диде кызы Айгөл.

«Мин аңа гомерем буе рәхмәтле»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров белән Рөстәм Зәкуан – якташлар. Ләкин аларның танышып, якыннан аралаша башлаулары шактый соң булган икән.
– Тормышта акрын-акрын гына күтәрелүче кешеләр була. Рөстәм университетны тәмамлагач, үз эше буенча китмичә, авылга кайта да колхоз рәисе булып эшли башлый. Илбәк авылын шундый югарылыкка күтәрә ки, хезмәтен күреп алып, аны районга – җитәкченең ярдәмчесе итеп чакыралар. Шул вакытта аны, 2004 елда, депутатлыкка тәкъдим итәләр. Ә соңгы эш урыны «Таттелеком»да булды. Ни өчен боларны сөйлим? Чөнки ул акрын-акрын эшләп күтәрелгән кеше. Андыйлар турында «ут борчасы», диләр. Мин аны хәтта авырып ятар дип күз алдыма да китерми идем. Рөстәм белән танышуым соңрак, аның «Таттелеком»да эшләгән вакытында булды. Ул вакытта, әлеге оешма һәм Рөстәм ярдәме белән, янгыннан зыян күргән авыл зираты төзекләндерелде. Туган авылым Ташлыяр юк бит инде, шуңа күрә бу авыл зиратын читтән килеп торгызуның Татарстанда беренче очрагы булды. Мин Рөстәмгә моның өчен гомерем буе рәхмәтлемен.

«Таттелеком»ның иҗат кешеләренә күрсәткән ярдәмнәрендә, тарихи һәйкәлләрне кайтаруда аның роле бик зур булды. Ул, бөтен җаны-тәне белән Лотфуллага ярдәм итеп, күпме эшләр башкарды. Милләтенә, аның язмышына, талантлы кешеләренә бәя биреп, аларны халыкка күрсәтү өчен җанын биргән кеше ул Рөстәм. Шушындый кешеләр булганда гына татар халкы үзенең талантлы кешеләрен күрәчәк, бәяләячәк. Ул талантлы кешеләрне күрсәтеп, халкыбызның кем икәнен исбат итәргә теләде. Минем өчен иң кадерлеесе шул.

Аның җырлар авторы икәнен белгәч тә шаккаттым. Салават аның бик күп җырларын башкарды. Концерт караганда, аның белән горурлануым, сөенүем әйтеп бетергесез иде.
Күңелемдә калган иң авыр әйберләрнең берсе – Рөстәмнең 60 яшен уздырмавы. Икенчесе – Тукай бүләгенә узганнан соң, сәхнәгә шуны чыгып ала алмавы. Күрәсең, соңыннан аның язмышы менә шундый фаҗигале булды бугай. Аңлашылмый торган дияр идем. Бервакыт Лотфулладан: «Рөстәм кайда соң?» – дип сорадым. Шул вакытта ул миңа аның бик каты авыруын әйтте. Яхшы табибка күрсәтим дигәч, «Борчылма, мин барысын да эшләдем», – диде. 6 октябрьдә Данил Салиховның юбилей кичәсе булган иде бит. Рөстәм шунда килгән булган, ләкин минем яныма кермәде. Шуннан соң шалтыраткач: «Әзһәр абый, мин беренче бүлектә сезне карадым да, хәлем начарлангач, кайтып киттем», – диде.
Кеше буларак та җайлы, рәхәт, тыйнак кеше иде ул. Зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, кылана белмәде. Урыны оҗмахта булсын иде аның! Һичшиксез шулай булыр да... – диде Әзһәр абый чын күңеленнән хөрмәт иткән кешесе турында.

«Соңгы вакытларда очрашасы килмәде»

Рөстәм Зәкуанны без җырлар авторы буларак беләбез. Аның шигырьләренә язылган җырларны иң танылган эстрада җырчылары башкара. Росссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов репертуарындагы бик күп җырларның авторы да нәкъ менә Рөстәм Зәкуан бит. Рөстәм абый үзе җырчы белән мөнәсәбәтләре турында: «Салават белән безнең «җеннәребез килешә», – дип әйтә иде. Озак еллар аралашып яшәгән иҗатташ дустының бакыйлыкка күчү хәбәрен ишеткәч, җырчы социаль челтәрдә түбәндәге юлларны язып калдырган иде.

«Бик күп жырларымның авторы Рөстәм Зәкуан да 61 яшендә якты дөньяны ташлап китте... Аның сүзләренә язылган иң яраткан җырым – «Нәрсә булды сиңа, авылдаш». Бик авыр хәбәр... Бер-бер артлы ташлап китәләр якты дөньяны... Рәхмәтем чиксез бу кешегә».

Рөстәм абыйның бакыйлыкка күчүен җырчы Нурзадә дә бик авыр кичергән. «ШК» хәбәрчесенә ул аның тагын да күбрәк көйләр иҗат итүендә шагыйрьнең роле зур булуын әйтте.
– Рөстәм абый бик яхшы күңелле кеше иде... Аның турында «иде» дип сөйләп тә булмый хәтта... Быелгы концертымда җырланган җырларның 70 проценты аныкы булгандыр. Аның белән күптән танышкан идек. Шул вакытта ул миңа шигырь китапларын бирде. Бер җыр яздым да аңа керттем. Рөстәм абый аны бик яратты. Шуннан соң ул мине гел көйләр язарга өндәде. Шуны әйтәсем килә: ул миңа көйләр авторы буларак тагын да ачылырга ярдәм иткән кеше.

Аның авыруы турында яз көне башкалардан ишетеп белдек, әмма еш аралашып торсак та, үзенең бу хакта зарланып әйткәне булмады. Күрешәсе, очрашасы да килмәде. Бәлки аның безнең күңелләрдә шулай матур килеш сакланып каласы килгәндер.. Һаман саен: «Менә моны гына эшлим дә, аннан соң күрешәбез», – дип әйтә иде. Күрешүне гел шулай чигереп килде. Минем инде үземчә аның күңелем күтәрәсем килә иде. Концертыма да чакырдым, ләкин килергә хәле булмады. Әни турында махсус миңа атап язган җырын да үзе тыңлый алмый калды бит ул... Операциягә керәсен дә әйтмәде. Хатыны Фәния апа да: «Авыруын кешеләргә белгертәсе килмәде. Безнең табибларга ышанды. Чит илләргә дә барасы килмәде, чөнки ул авыруын да үткече чир итеп кабул итте», – диде. Бик кызганыч... – диде Нурзадә.

«Җырчы да, журналист та була алган булыр иде»

Шушы көннәрдә «Ватаным Татарстан» газетасында Рөстәм Зәкуановның юбилее уңаеннан әзерләнгән, тик язма героеның тыйнаклыгы аркасында үз вакытында чыкмый калган мәкалә дөнья күрде. Анда журналист Риман Гыйлемханов шагыйрь дусты турында хәзерге заманда яза әле. Әлеге язмада Рөстәм абыйның яңа, без белмәгән сыйфатлары ачыла.

– (...) Мин аның бүлмәсенә кергәләп йөрим, үзе Казанда булса, әлбәттә. Чөнки ике көннең берсендә районнарга чыгып китә ул: бер җирдә күренекле шәхесебезгә истәлек ташы куясы, икенче бер җирдә музей ачасы, зиратларда кабер ташлары яңартасы, чишмәләр төзекләндерәсе бар. Менә шушы бихисап эшләргә тотыныр алдыннан Рөстәм элемтәче егетләр белән иҗат эшенә чума: истәлекләр барлыйлар, архивларда казыналар болар. Бүлмәсенә кергән саен, Рөстәм миңа өстәл өстендәге кәгазь өемнәренә күрсәтә һәм: «Без фәлән шәхес турында берни дә белми яшибез икән...» – дип тә өстәп куя. Менә бит, Зәкуанның журналистлыгы да, шагыйрьлеге дә, гуманитар фәннәрне белүе дә ничек ярап куя! Кирәк чакта тарихчы галимгә дә әйләнеп куя ул.

Мин Рөстәмнең җырлавын да яратып тыңлыйм. Күкрәктән чыккан көр тавышы, милли бормаларны җиңел генә алуы, халык җырларына һәм классикларыбыз иҗатына мәхәббәте аны бәлки сәхнә кешесе дә иткән булыр иде. Шунысын гына беләм: эшне үзе эзләп табарга, әгәр сулу алу өчен бераз туктап торса, янә эш сорый башларга өйрәнгән егет ул. «Ир-егеткәй яшьли ятим калса, күкрәк көче белән мал таба...» дип җырлыйлар бит әле. Бу җыр яшьли әтисез калган Рөстәм турында, ахрысы. Мин аның һәркөнне иртәнге җиде тулганчы ук эшкә килүен беләм, ә менә өенә сәгать ничәдә кайтып егылуын әйтә алмыйм. Чөнки кайчан өенә кайтасын үзе дә чамалап бетерә алмый ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading