Казан футболчылары 6 уен рәттән җиңә алмый.
Бүген Казанның Үзәк стадионында “Рубин” - “Уфа” матчы тигез исәпкә төгәлләнде – 0:0.
Шулай итеп, Казан футболчылары 5 уенга сузылган җиңелүләр сериясеннән котыла алды.
Әмма Казан уенчыларының 6 матч рәттән җиңә алмавы гына борчу тудыра. Алай гына да түгел – соңгы өч уенда “Рубин” көндәшләре капкасына бер туп та кертмәде.
Бүгенге уеннан соң “Рубин”ның 11 очкосы булды. Команда әлегә 11нче урында. 6 октябрьдә Казанга иң азаккы урында бара торган “Тамбов” килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар