Җанатарлар да, футболчылар көтеп алган матч тәмам. 17 нче май көнне Россия чемпионаты кысаларында булган уенда Казан "Рубин"ы Мәскәүнең ЦСКА командасына 0:2 исәбе белән оттырды.
Скопировать ссылку
Җанатарлар да, футболчылар көтеп алган матч тәмам. 17 нче май көнне Россия чемпионаты кысаларында булган уенда Казан "Рубин"ы Мәскәүнең ЦСКА командасына 0:2 исәбе белән оттырды.
Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чемпионат финишында казанлыларның җиңүгә омтылышы бөтенләй юк дәрәҗәсенә җитте. Җиңсәләр - "Рубин"га иң яхшысы - җиденче, җиңмәсәләр - унынчы урын эләгәсе көн кебек ачык иде. Ә ЦСКАның Чемпионнар Лигасында көч сынашасы бар әле. Шуңа да кунаклар бүген аеруча да тырышты. Хәзер ЦСКАның - "Зенит" (Санкт-Петербург), ә "Рубин"ның - "Амкар» (Пермь) белән соңгы уены гына калды.
Комментарийлар