Татарстанда COVID-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 4се – читтән кертелгән, 25е - элемтә аша ияргән. Авыручыларның барысы да өйдә дәвалана.
Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:
18 яшькә кадәр – 0
18дән 30га кадәр – 4
30дан 50гә кадәр – 14
50дән 60ка кадәр – 5
60тан 70кә кадәр – 8
70тән 80гә кадәр – 1
80нән 90га кадәр – 0
Яшәү урыннары буенча:
Казан – 16
Аксубай – 1
Балтач – 1
Яшел Үзән – 2
Кукмара – 1
Түбән Кама – 2
Питрәч – 1
Саба – 5
13 август көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 5988 очрагы теркәлгән. 4797 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 19 кеше дәваланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар