Татарстанда COVID-19 йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 2се – читтән кертелгән, 26сы - элемтә аша ияргән.
7 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:
18 яшькә кадәр – 0
18дән 30га кадәр – 3
30дан 50гә кадәр – 10
50дән 60ка кадәр – 5
60тан 70кә кадәр – 8
70тән 80гә кадәр – 1
80нән 90га кадәр – 0
90нан югары - 1
Яшәү урыннары буенча:
Казан – 13
Чаллы – 2
Алексеевск – 1
Апас – 1
Алабуга – 1
Буа – 2
Яшел Үзән – 1
Лениногорск – 1
Питрәч – 1
Саба – 4
Спас - 1
30 август көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 6481 очрагы теркәлгән. 5297 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 39 кеше дәваланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар