Татарстанда COVID-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 2се – читтән кертелгән, 27се - элемтә аша ияргән. 25 кеше өйдә дәвалана, 4 кеше хастаханәгә озатылган.
Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:
18 яшькә кадәр – 1
18дән 30га кадәр – 2
30дан 50гә кадәр – 15
50дән 60ка кадәр – 5
60тан 70кә кадәр – 4
70тән 80гә кадәр – 2
80нән 90га кадәр – 0
Яшәү урыннары буенча:
Казан – 18
Чаллы – 1
Әлки – 1
Алексеевск – 1
Әлмәт – 1
Бөгелмә - 1
Яшел Үзән – 1
Лаеш – 1
Нурлат – 1
Саба - 3
24 август көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 6308 очрагы теркәлгән. 5128 кеше дәваланган.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар