18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсендә "Сабантуй" журналы призына яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелеге узачак.
Скопировать ссылку
18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсендә "Сабантуй" журналы призына яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелеге узачак.
Биредә 15-16 яшьлек егетләр бил алыша.
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 135 спорт төре бар. Ел саен 800дән артык спорт ярышлары үткәрелә. Хәзерге вакытта төп максат - яшүсмерләр арасындагы татар көрәшен югары дәрәҗәдә оештыру.
Турнирның җиңүчеләре 17-18 мартта Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнаша. Бу ярышларны да җиңгән егет спорт мастерына кандидат исемен алачак. Җиңүчеләрне шулай ук "Сабантуй"ның тышлыгында күреп булачак.
Комментарийлар