Сак булыгыз: баштан буран, аннан суык булачак
Урыны белән бераз кар явачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Урыны белән бераз кар явачак.
Иртәгә Татарстан территориясендә бераз явым-төшем һәм уртача җил көтелә. Шимбә көнне һава торышы сизелерлек бозыла: буран, көчле җил һәм кар көртләре көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
5 нче мартта кар, җепшек кар һәм буран көтелә. Җил тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 3-5 градус салкын күрсәтер, көндез -4тән +1гә кадәр булыр дип фаразлана. Урыны белән кар көртләре, көчле бозлавык булачак.
Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән кар, буран һәм көчле җил сакланачак. Көндез, циклон китү белән, һава торышы акрынлап яхшырачак — явым-төшемнәр туктый. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, температура төнлә һәм иртән 7-12 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары уңай күрсәткечләргә кадәр күтәрелмәс, минус билгесе белән 5-10 градус тирәсендә туктарга мөмкин.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең фаразлары буенча, киләсе атна башында — 7 һәм 8 мартта, республикада салкын һава торышы сакланачак. Төнлә -13тән -20 градуска кадәр, көндез -4тән -10 градуска кадәр салкыннар көтелә. Урыны белән бераз кар явачак», — диелә "Татар-информ" хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар