16+

Сак булыгыз: тагын буран көтелә!

Синоптиклар фаразлавынча, 16 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы үзгәрә: кар һәм буран аркасында күз күреме сизелерлек начараячак, җилнең 17 м/с ка кадәр көчәюе көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юлга чыкканчы, машинаның техник әзерлеген тикшерергә киңәш итә. 

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрнең дә саклануын таләп итә. Алар юлны тиешле урында һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юлны чыкканчы, барлык транспорт чараларының да туктап калуына һәм аларны үткәреп җибәрергә әзер булуына инанырга кирәк. 

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне ихтыяҗ булмаса, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading