16+

Сак булыгыз! Татарстанның бер районында карантин игълан ителде

Татарстанның Лениногорск районы территориясендә кош гриппы аркасында карантин игълан ителде.

Татарстанның Лениногорск районы территориясендә кош гриппы аркасында карантин игълан ителде.

Татарстанда югары патогенлы кош гриппы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Лениногорск районы территориясендә карантин урнаштырылды. Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Эпизоотик учак «Лениногорск кош фабрикасы»кулланган территория чикләрендә билгеләнгән. Куркыныч зонага Лениногорск, Тимяшево авылы, Валеевский поселогы һәм Савочкино авылы кертелгән.

Күзәтү зонасына республиканың Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары территорияләре кергән.  

Кош гриппын профилактикалау өчен йорт хуҗалары түбәндәгеләрне эшләргә тиешләр: кош гриппы профилактикасы һәм аңа каршы көрәшү буенча ветеринарларның күрсәтмәләрен үтәргә, кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта, шулай ук кошларның үз-үзләрен тотышларында үзгәреш сизелүе турында хәбәр итәргә. Белгечләр килгәнче авыру булган шикле кошларны изоляцияләү буенча чаралар кабул итәргә; йорт кошларын ишек алдыннан читкә чыгармаска, кыргый кошлар, аеруча су кошлары белән контакт булдырмаска. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading