"Банк Казани" җырчы Салават Фәтхетдиновның бөлгенлеккә төшүен тануны таләп итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж суды сайтында хәбәр ителә. Дәгъва суммасы - 13 миллион сум.
Скопировать ссылку
"Банк Казани" җырчы Салават Фәтхетдиновның бөлгенлеккә төшүен тануны таләп итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж суды сайтында хәбәр ителә. Дәгъва суммасы - 13 миллион сум.
Өченче затлар сыйфатында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Совет районы буенча суд приставлары бүлеге, "Төньяк-Көнбатыш үзкөйләнешле арбитраж идарәчеләр оешмасы" берлеге җәлеп ителә.
Җырчының "НУР" компанияләр төркеме җитәкчесе Заһир Исрафилов алган кредит буенча поручитель булуы турында мәгълүмат бар. 2015 елда "Банк Казани" бу компаниядән 14,4 млн сум акча түләттерүне таләп итә.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма производстволар банкында 2016 елның 22 гыйнварында Вахитов районы суды Фәтхетдиновның милкенә арест салганы турында мәгълүмат бар. Узган елның җәендә кредит буенча 17,2 млн сумнан артык бурыч булганлыктан, башкарма производство кузгатыла. Шул ук елның маенда - 4,5 млн сумлык залогка алынган милек өчен түләттерүгә мөрәҗәгать.
Комментарийлар