Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион кеше карады
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә турыдан-туры эфирда концерт куйды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә турыдан-туры эфирда концерт куйды.
Аның чыгышын карарга ярты миллионнан артык кеше җыелган иде. Трансляция «Вконтакте», «Одноклассники» һәм YouTube челтәрләрендәге рәсми мәйданчыкларда алып барылды. Чыгыш Татарстан эстрадасы йолдызларының онлайн-концертлары сериясендә беренче булды. Шулай итеп, алар карантиндагы кешеләргә ярдәм итәргә һәм коронавируска каршы көрәш чараларын үтәү кирәклегенә игътибарны җәлеп итәргә булдылар.
Концертны тамаша кылганнар барлыгы 3,5 мең комментарий калдырган. Бер үк вакытта аны Татарстанда, бөтен Россия буенча, Төркиядә, Испаниядә, Австралиядә һәм хәтта Конгода караганнар.
- Әлбәттә, зур залда үткән тере концерт атмосферасын берни дә алыштыра алмый, әмма хәзер безгә барыбызга да бердәм булырга, бер-беребез турында кайгыртырга кирәк. Сездән үтенәм, өйдә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгыз, алдагы сафларда хезмәт куючы чын герой - табиблар турында уйлагыз, - диде Салават Фәтхетдинов, аудиториягә мөрәҗәгать итеп.
Бүген Башкортстаннан популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаячак. Төп интрига - ул концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?! Акция #айдадомой хештегы белән уза.
Шәп булган бу ?? Барыгызны да онлайн концертка чакырам!
Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
Комментарийлар