Салават инстадусларына дошманына әверелгән әтәчен күрсәтте.
Баксаң, ул аны коронавирус аркасында, күралмас дәрәҗәгә җиткән икән.
- Шундый матур Кытай әтәче иде. Бәләкәй генә, шулчакны ярата идем, коронавирус чыкканчы. Хәзер күрәсем дә килми. Бар, чык моннан үз урыныңа, бар урыныңа..., - дип әлеге дошман әтәчен җырчы орыша-орыша кетәклеккә куалый.
Җырчы шул рәвешле үзизоляциядә утыручыларның күңелләрен күрәсе килгәндер инде. Аның әлеге гамәлен инстадуслары да аңлап алганнар. Күпсанлы комментарийлар да шул хакта сөйли:
«Ярар,орышмагыз инде, ул гаепле түгел бит инде. Бик матур әтәч, күз тимәсен инде»;
«Үтерәсез Салават абый, көлдереп»;
«Салават абый ул әтәч вирус башланганчы, кайтып калдымы сон?»- дип сораучылар да табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар