16+

«Салават күпере»ндә балалар сырхауханәсе ачылды

“Хәзер бала авырып китсә, Юдинога кадәр барырга кирәк булмаячак”, – дип сөенә “Салават күпере” торак комплексында яшәүче Сәрия Лотфуллина.

«Салават күпере»ндә балалар сырхауханәсе ачылды

“Хәзер бала авырып китсә, Юдинога кадәр барырга кирәк булмаячак”, – дип сөенә “Салават күпере” торак комплексында яшәүче Сәрия Лотфуллина.

Аларда ниһаять, күптән көтелгән 4нче балалар сырхауханәсенең филиалы ачылды. “Безнең өчен бу көтелгән бүләк кебек. Машинасы булмаган кешегә Юдинога кадәр барып йөрүе читен иде. Авырырга язмасын. Әмма, янәшәдә сырхауханә булганга сөенәбез. Педиатрны өйгә чакыртуда да проблемалар булмас дип уйлыбыз, –  ди Сәрия.

Шәһәрнең 4нче балалар сырхауханәсенең филиалын ачу тантанасында Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев, Киров һәм Мәскәү районы башлыгы Сергей Миронов та катнаштылар.  

Әлеге филиалда барлык шартлар да тудырылган. Пациентларны кабул итү өчен җиде кабинет эшли, көненә барлыгы 110 кешене кабул итү мөмкинлеге бар. Табибларны, медицина хезмәткәрләрен бирегә вахта автобусы белән китерәчәкләр. Табибка алдан язылмыйча, кинәт авырып китеп сырхауханәгә мөрәҗәгать итүчеләрне махсус кизү торучы фельдшер кабул итәчәк.  Эч китеп, косып, башка вируслы инфекциялеләрне аерым фильтрда тикшерәчәкләр. Биредә массаж да ясаячаклар. Анализлар да тапшырып булачак. Хәтта лор, күз табибы, невролог кебек тар белгечләр дә кабул итә. Яшь әниләргә бала өчен сөт ризыклары бирү пункты да булдырылган.

Хәзергә сырхауханәнең филиалында теркәлгән пациентлар саны 1502 баланы тәшкил итә, киләчәктә бу сан 4000 җитәр дип фаразлана.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading