Салават Күперендә мәктәп төзелеше тәмамлануга якынлаша
Эшчеләргә бинаның эчке бизәлешен тәмамлыйсы һәм территорияне төзекләндерәсе генә калып бара
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Эшчеләргә бинаның эчке бизәлешен тәмамлыйсы һәм территорияне төзекләндерәсе генә калып бара
Салават Күпере микрорайонында яңа мәктәп төзелеше 98% ка тәмамланган. 1,5 мең урынлы уку йорты сентябрь аенда ишекләрен ачачак.
Нурихан Фәттах урамындагы объектны бу елның башында төзи башладылар. Эшчеләр бинаны эчке яктан бизәү һәм территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, дип хәбәр итте Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов.
Яңа мәктәптә 182 нче лицейның өлкән сыйныф укучылары белем алыр дип планлаштырыла – ул күршедә урнашкан. Уку йорты ачылу белән торак районның башка учреждениеләренә йөкләнеш кимиячәк. Объект «Татинвестгражданпроект» проекты буенча төзелә.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда алты мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа мәктәп ачылачак. Бу шәһәр өчен рекорд – бер ел эчендә шулкадәр күп мәгариф объектлары әле төзелгәне юк иде, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Биектау районында янгын: “Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, гаиләбез белән үлә идек...”
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Быел менә беренче мәртәбә без аерым... Кем уйлаган бит”
-
#Язмалар
“Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”
-
#Җәмгыять
Татарстанда сайлауларга гаилә белән бару матур гадәткә әверелде. Бүләк тә отарга була
-
#Шоу-бизнес
Рөстәм Хәсәнов: “Туңдырма сатам. Чәкчәк, бавырсаклар да, тортлар да....”
Комментарийлар