Яңа фатир ачкычлары алучылар арасында күп балалы Гобәйдуллиннар гаиләсе дә бар иде. Элек дүрт бала белән алар бер бүлмәле фатирда яшәгән. Социаль ипотека программасы буенча алар фатирны берничә ел көткән. Лилия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, әлегә кечкенә баласы белән декрет ялында ул. Ялдан соң үзләре комплексындагы балалар бакчасында эшләргә уйлый.
Сүз уңаеннан: кичә “Салават күпере”ннән Юдинодагы балалар сырхауханәсенә яңа түләүсез автобус йөри башлады. Тиздән яңа микрорайонда барлыкка киләчәк балалар сырхауханәсенең проекты тәмамланачак, шуннан соң төзелеш эшләре башланачак.
Ел башыннан Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак программалары нигезендә республика буенча 6 200 фатирлы 137 йорт кулланылышка тапшырылган. Аларның унөче Казанда төзелгән. Бу йортлар 2896 фатирга исәпләнгән. Республикада Россия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”н тормышка ашыру буенча төрле төзелеш программалары эшли. Алар ярдәмендә предприятиеләр хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, күп балалы гаиләләр, сугыш ветераннары торак проблемаларын хәл итә ала.
Комментарийлар