16+

«Салават күпере»ндә янә өй туе

Кичә Казанның «Салават күпере» торак комплексында 340 фатирлы яңа йортка күченүчеләргә ачкычлар тапшырылды. Әлеге йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, грант алган биш табиб һәм Бөек Ватан сугышы ветераны яшәячәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

– Алдагы көнне без 186 беркетмә төзедек. Әлеге йортларның сыйфаты моңа кадәр төзелгәннәреннән күпкә яхшырак. Йорт гарантиядә. Гражданнар актларга кул куйганда үзләрен ниләр канәгатьләндермәвен әйтә ала, һәм подрядчы ун көн эчендә барлык җитешсезлекләрне дә бетерәчәк, – дип искәртте Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Замир Петров.

Ел ахырына кадәр тагын биш йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Аларның икесе инде әзер диярлек: хәзер аларда контрольлек итүче органнар тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерәләр.

Фото: tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading