16+

Салават Юзеев Ркаил Зәйдулла сценарие буенча берничә яңа фильм төшерә

Режиссер Салават Юзеев барысы 50ләп фильм төшергән режиссер. 17-21 августта Якутиядә уза торган Халыкара кинофестивальдә аның Ркаил Зәйдулла сценарие буенча төшерелгән «Хлопнул дверью и ушел» дигән 20 минутлык фильмы күрсәтелә. Аның продюсеры - Марина Галицкая.

Узган ел әлеге кинофестивальдә Салават «Корбан - роман» фильмы белән катнашып диплом алып кайткан иде. Быел да ул Татарстаннан бердәнбер катнашучы.Салаватның «Шуну, который придет» дигән фильмы узган ел Иранда, Сербиядә җиңү яулаган иде. Аны Болгариягә дә чакыр­ганнар.

Тиздән Салават Юзеев Ркаил Зәйдулла сценарийлары буенча «Әйттем исә кайттым», «Сүрелмәс мәхәббәт», «Киллер» дигән кыска метражлы фильмнар төшерергә әзерләнә. «Тиздән фильмга төшү өчен Камал театрыннан артистлар сайлап алабыз һәм төшерә дә башлыйбыз. Ул Казан тирәсендә төшереләчәк», - диде Салават Юзеев.
Татар киностудиясе аларны үз акчасына төшерә. Һәр кыска метражлы фильм 500 мең сум тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading