Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, дәү әниләребезгә бу яңа җыр бүләк булсын!» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«Видеоклипка чын татар әбиен чакырдык. Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры актеры Фирая Әкбәровадан да әби ролен оста башкаручы юк. Ул җырчы йолдызларыбыз белән шундук уртак тел тапты. Бергәләшеп өстәл артында өчпочмаклап “чәй эчтеләр”. Үзләренең әби-дәү әниләре турында да тәмләп сөйләделәр” – ди проектны оештыручылар.
Җырчы йолдызларыбыз «СалаваTik»лар да, бер тавыштан, бу җырны әбиләренә, дәү әниләренә бүләк итеп башкардык, диләр.
div>
«Минем дәү әниләрем-әбиләрем – Дилә һәм Гөлшат – иң уңган, иң матур, иң ягымлы кешәләр алар минем. Дилә дәү әнием безнең белән Биектау районында яши. Шуңа да ул миңа икенче әнием кебек бик якын. Куллары алтын, оста пешекче ул. Безне тәмле ризыклар белән сыйлый, тегергә ярата, бик матур гөлләр үстерә. Мине дә үзенең осталыгына өйрәтә. Икенче дәү әнием Арчада яши. Бик сабыр, акыллы, тәмле телле кеше, беркайчан да кешегә авыр сүз әйтми ул. Гомер буе балаларга белем биргән, мәктәптә укытучы булып эшләгән. Укырга, язарга да мине ул өйрәтте. Дәү әниләремне бик яратам, аларга озын гомер телим» – ди «СалаваTik» Сәидә Гарифуллина.
Комментарийлар