16+

Салым түләү буенча сорауларың булса, “Ачык ишекләр көне”нә кил

Физик затларның милек салымы (җир, транспорт салымы һ.б.), билгеләнгән ставкалар һәм ташламалар, милек салымын түләү тәртибе һәм сроклары, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары - нәкъ менә халыкның әлеге мәсьәләләрдә хәбәрдарлыгын арттыру максатында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 18-19 ноябрьдә "Ачык ишекләр көне" уздыра.

Бу көннәрдә Татарстанның барлык инспекцияләре озайтылган режимда: 18 ноябрьдә 8:00 дән 20:00гә һәм 19 ноябрьдә 10:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр эшли. Салым хезмәте белгечләре милек салымын кем һәм нинди срокта түләргә тиешлеге, кайсы муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар булуын аңлатачаклар. "Ачык ишекләр көне"нә килгән һәркем салым буенча үзен кызыксындырган башка сорауларга да җавап табачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading