16+

Самара татарлары кайгысын уртаклашабыз

12 февраль көнне озак авырудан соң, Самара өлкәсенең  «Бердәмлек»  татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе,  өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе,  «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы АРСЛАНОВА вакытсыз бакыйлыкка күчте…

Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Алия ханымның туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Олы йөрәкле, милли җанлы хезмәттәшебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын. Татар милләте өчен көчен аямыйча хезмәт итүе барлык татар кешеләренең күңелендә якты истәлек булып сакланыр.

Мәрхүмә 13 февральдә, Камышлы районының туган Яңа Ярмәк авылында җирләнәчәк, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading