16+

Татарстан Прокуратурасы Сармандагы һәлакәт буенча җинаять эшен аерым контрольгә алды

Прокуратура Сарман районындагы нефть предприятиесендә килеп чыккан гадәттән тыш хәл буенча җинаять эшен тикшерүне катгый контрольгә алды.

Прокуратура Сарман районындагы нефть предприятиесендә килеп чыккан гадәттән тыш хәл буенча җинаять эшен тикшерүне катгый контрольгә алды.

Сармандагы нефть эшкәртү оешмасындагы шартлауда һәлак булучылар барлыгы турында без моңарчы хәбәр иткән идек. 

Нефть предприятиесендә шартлау факты буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 217 маддәсе 3 өлеше). Исегезгә төшерәбез, гадәттән тыш хәл «Татарстанның кече нефть компанияләре» ҖЧҖ территориясендә Олы Нөркәй авылында килеп чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, сынау үткәргәндә су төшерү җайланмасы шартлаган. Нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Һәлакәт урынына район прокуроры Татьяна Федоровская килгән. Күзәтчелек ведомствосы белгечләр белән берлектә эшләр башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерә. Тәртип бозулар ачыкланган очракта, прокурор тиешле чаралар күрәчәк.

Һәлакәт сәбәпләре һәм шартлары билгеләнә. Тикшерү махсус контрольгә алынды, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading