16+

Сайлау участокларында 7 камера эшләми башлаган. Сәбәбе нидә?

Татарстанда 2810 сайлау участогы исәпләнә. Аларда 5 меңгә якын күзәтү камерасы урнаштырылган.

Татарстанда 2810 сайлау участогы исәпләнә. Аларда 5 меңгә якын күзәтү камерасы урнаштырылган.

Сайлау участоклары эшчәнлегендә җиһазлар ватылу, эш тукталу очраклары юк, дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында. Шулай да, камералар эшчәнлеге кыска вакытка тукталу очрагы теркәлгән. 

Татарстанда 2810 сайлау участогы исәпләнә. Аларда 5 меңгә якын күзәтү камерасы урнаштырылган. 7 сайлау участогында, электр энергиясе  бетү сәбәпле, төнлә камералар эшләүдән туктап алган.

“Узган төндә 7 камераның сүнү очрагы булды. Һәр очрак буенча  акт төзеләчәк һәм аңлатма биреләчәк”, - диде Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, 17-19 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Бүген сайлауларның соңгы көне. Беренче ике көндә татарстанлыларның 57 проценттан артыгы тавышларын бирергә өлгергән иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading