Оештыручылар: “Сөембикә” журналы, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты
Скопировать ссылку
Оештыручылар: “Сөембикә” журналы, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты
Вакыты: 30 ноябрь, 16.00 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, Павлюхин урамы, 57 нче йорт
Раушания Мөсәвир кызы Бәдретдинова – Россия һәм Башкортстан Республикасы Рәссамнар берлеге, Россия Һәм Башкортстан Республикасы Дизайнерлар берлеге һәм ЮНЕСКО Халыкара Ассоциациясе әгъзасы.
«2014 ЕЛ КЕШЕСЕ» Премиясе лауреаты. «New York Realism» халыкара конкурсының Алтын медаль иясе. Италиянең Турин шәһәрендә узган «ARS INCOGNITA» рәссамнар биенналендә алтын медаль яулый.
Картиналары Нью-Йоркның «New York Realism» fine art, «Московский Дом национальностей» («Мәскәү Милләтләр йорты»), Мәскәүдәге «Беляево», Берлиндагы «Art-INCOGNITA» галереяларында, Туриндагы Qualitaly – Cultural Association оешмасы җыелмаларында, Санкт-Петербургның заманча сәнгать музеенда, Башкорт опера һәм балет театры, Уфа заманча сәнгать музейларында, Владимир Спиваковның Музыка Йорты музеенда һәм АКШ, Канада, Англия, Австрия, Германия, Италия, Испания, Голландия, Кытай, Төркия, Намибия, Россия шәхси җыелмаларында урын алган.
Хәйриячелек белән шөгыльләнә.
Югары категорияле укытучы.
Биография: 1974 елның 28 сентябрендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Яшергән авылында туа. Ишембай шәһәренең 5 нче мәктәбендә белем ала. Уку дәверендә, 1988 елда, сынлы сәнгать белгечлеге буенча балалар сәнгать мәктәбен тәмамлый, рәсем укытучысы булып эшли.
*1989 елда урта мәктәпне тәмамлап, Уфадагы 2 нче педагогика көллиятенә сызым һәм рәсем укытучысы белгечлегенә укырга керә.
1993 ел – Екатеринбургта узган Зона күргәзмәсендә I дәрәҗә Дипломант була.
2001 ел – «Ягода 2001» графика һәм полиграфия халыкара күргәзмә-фестивалендә Гран-при яулый.
*1993 – 2000 еллар – Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа Дәүләт Сәнгать Институтында уку.
*2003 елдан муниципаль укыту учреждениесе булган «Созвездие» балалар иҗат үзәгендә рәсем укытучысы.
*2015 ел – Мәскәү милләтләр йортында «Город у Белой реки» («Агыйдел буендагы шәһәр») шәхси хәйрия күргәзмәсе оештырыла. Картиналар сатудан кергән акча «Тормыш бүләк ит» һәм «Мәрхәмәт» хәйрия фондларына тапшырыла.
*2015 ел – ШОС һәм БРИКСсаммиты кысаларында узган «Башкортстан Республикасында заманча сынлы сәнгать» республика күргәзмәсендә катнаша.
2017 ел – Башкорт рәссамнарының Италия, Кытай һәм Россия белән берлектә узган «Вдоль Великого Щелкового пути. С Запада на Восток» («Бөек Ефәк юлы. Көнбатыштан Көнчыгышка») халыкара күргәзмәсендә куратор.
2017 ел – Лондонда узган ART FORALITTLE DRAVE HEART Россотрудничество хәйрия күргәзмәсендә катнаша.
2018 ел – Башкортстанның яраткан рәссамнары проектында Николай Пеганов премиясе лауреаты, тавыш бирү юлы белән узган халык рейтингында җиңүче.
Комментарийлар