Казанның Меңьеллык мәйданында хәйрияче Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәлнең юкка чыгуы күпләрне хафага салган.
Казан башкарма комитеты матбугат хезмәте исә, аның бер кая да китмәвен, ә реконструкция эшләре барган вакытта вакытлыча алынып кына торуын белдерде.
Барлык эшләр дә шәһәр көненә - 30 нчы августка төгәлләнеп, һәйкәл янә үз урынына кайтарылачак.
Исегезгә төшерәбез: Әсгать Галимҗановка һәйкәл 2008 нче елның августында Татарстан Республикасы көнендә куелды.
http://<iframe width="460" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/aJBRkA20k1o" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар