Янгын хәрабәләрен актарганда ике олы кеше, алты бала мәете табыла. Аларның кечесенә бер ай, олысына сигез яшь була. Бу гаилә махсус хисапта торган.
Җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу эшне шәхси контрольгә алган.
Бу гаилә турында «Комсомольская правда» хәбәрчесе белешмә туплаган. 30 яшьлек Денис һәм 32 яшьлек Юлия гаиләсен тирә-юньдә яхшы белгәннәр. Аларның җиде кызы була. Балаларга 15, 8, 6, 3, 2, 1 яшь, нәни кызга бер ай тулган. Гаилә бик бай түгел, ләкин көн итәрлек барлык әйберләре дә бар. Балалар сәләмә киенеп йөрми. Денис ремонт ясап акча эшли. Юля өйдә, балалар карый, ашарга пешерә, ике катлы өйне тәртиптә тота.
«Мин ул көнне Денисны күрдем. Ул аек иде, эштән кайта иде, Алар салгаладылар, тик бу көнне алар аек иде. Балаларын карадылар, опека аларга дәгъва белдермәде. Кызлары да бик яхшы иде», — дип сөйли Наталья исемле хатын.
Янгын чыкканда бар кеше дә йоклый. «Ут чыккач, мин аларның өе янына килдем. Анда шундый каты ялкын иде, якын килерлек түгел. Юляның абыйсы гына чыгып котыла алды, калганнары һәлак булды», — ди күрше.
Олы кыз бала бу көнне әбисендә кунарга калган булган. «Мин әбигә булышырга еш барам. Өй җыештырам, ашарга пешерәм. Бу юлы кунарга калган идем. Болай килеп чыгар дип башыма да китермәдем бит», — дип сөйли олы кыз.
Күршеләре сүзләренчә, йорт иске, ул торырлык та булмаган инде.
Комментарийлар