16+

Шойгу Путин белән очрашты: “Мариуполь азат ителде”

Россия оборона министры Сергей Шойгу Президентка Украинадагы махсус хәрби операция буенча хисап тотты.

Россия оборона министры Сергей Шойгу Президентка Украинадагы махсус хәрби операция буенча хисап тотты.

Россия оборона министры Сергей Шойгу Президент Владимир Путин белән очрашты һәм Мариуполь шәһәренең азат ителүе хакында хәбәр итте.

“Россия Федерациясе Хәрби көчләре һәм Донецк Халык Республикасы көчләре белән Мариуполь азат ителде”, - диде Шойгу.

Аның сүзләренчә, милләтчеләр формированиеләренең калганнары "Азовсталь" заводы сәнәгать зонасына качкан.

"Хәзергә бөтен Мариуполь Россия армиясе, Донецк Халык Республикасының халык милициясе контролендә. Ә милләтчеләр һәм чит илләрнең ялланган хәрбиләренең калган өлеше "Азовсталь" заводы территориясендә ышанычлы рәвештә блокланган", - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading