16+

Шәһәр уртасында таксистка утлы коралдан атканнар

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, әлеге хәл 3 декабрьдә Мәскәүнең 2 нче Брест урамында килеп чыккан.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, әлеге хәл 3 декабрьдә Мәскәүнең 2 нче Брест урамында килеп чыккан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл чатында таксист белән сугышканнан соң, Cadillac Escalade йөртүчесе көндәшенә карата ут ачкан. Шуннан соң ир-ат урыннан качып киткән. Хокук сакчылары аны тоткарлау өчен "Перехват" планы игьлан иткән.
Булган мәгълүматларга караганда, җинаятьче моңарчы тизлек арттырганы өчен берничә тапкыр штрафка тартылган..

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә соңрак ут ачкан ирне тоткарлаулары турында хәбәр иттеләр. Идарә мәгълүматлары буенча, низаг Зур Грузинская урамындагы 76 нчы йорт янында килеп чыккан, аның турында якынча 11:50 билгеле булган. "Низаг аркасында бер ир-ат икенчесенә травматик коралдан атты", - дип белдергәннәр ведомствода.
Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгәе. Ут ачкан кеше Дмитрий Махалов, дип хәбәр итә РЕН ТВ. Мәскәү прокуратурасы ачыклаганча, кулга алынучыга 39 яшь. Тикшерү бара. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading