28 октябрьдә Татарстанда һава шартлары начарланыр дип көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән җепшек кар явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, көчәйгәндә тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.
Көндез һава температурасы +3..+8 градуска (Татарстан башкаласында — +5..+7 градус) кадәр күтәрелергә мөмкин. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында җылырак һава торышы көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә һава температурасы төшүе көтелә, аннары ул янә күтәреләчәк.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар