Бүген, 23 декабрьдә, төнлә һәм көндез Татарстанда көчле бозлавык һәм бозлы яңгыр явуы көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Төнлә һәм көндез 1-4 градус салкын булачак.
Шулай ук урыны белән томан булуы да ихтимал.
Татарстан атна башында җылы атмосфера фронты зонасында булачак. 24 һәм 25 декабрьдә, явым-төшем көтелми.
24 декабрьдә төнлә 5-8 градус, көндез 0-5 градус салкын, ә 25 декабрьдә төнлә 8-11, көндез 3-8 градус салкын булачак.
Томан һәм бозлавык булу сәбәпле, юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар