Татарстан гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Шимбә көнне көндез Казанда юеш кар явачак дип белдерә синоптиклар. Төнлә коры булачак. Башкалада аязучан болытлы, җил көньяк-көнбатыштан булачак. Һава температурасы төнлә -5 -7 градуска хәтле төшсә, көндез +1 гә хәтле күтәреләчәк.
Ял көннәрендә республикада аязучан болытлы, көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булыр дип фразлана. Шимбә көнне урыны белән юеш кар явачак, төнлә -4 -9 градуска хәтле суытачак. Көндез һава температурасы +1 градуска хәтле җылына. Якшәмбедә төнлә һәм көндез кайбер урыннарда кар явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Минималь темпертура төнлә -3 -8 градус, кайбер урыннарңа – 11 гә хәтле җитәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар