16+

"Снарядалар оча, балаларны шәһәрдән чыгара башлаячакбыз"

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр иткәнчә, Украина ягыннан һөҗүмнәр ешайганга күрә, 31 майдан башлап балаларны чик буе территорияләреннән чыгара башлаячаклар.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр иткәнчә, Украина ягыннан һөҗүмнәр ешайганга күрә, 31 майдан башлап балаларны чик буе территорияләреннән чыгара башлаячаклар.

"Бүген беренче 300 бала Воронежга җибәреләчәк",- дип язган төбәк башлыгы үзенең телеграм-каналында.
Моңарчы ул Шебекино шәһәренә төнге зур һөҗүм турында хәбәр итте. Дүрт кеше зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган.

Ир-атның муены һәм аркасы яраланган, хәле авыр, тагын бер хатын-кызның кулы һәм кулбашларына зыян килгән. Тагын ике хатын - кыз хастаханәгә барудан баш тарткан, аларга урында ярдәм күрсәтелде", - дип язган губернатор.

Аның мәгълүматлары буенча, шәһәрләргә "Град" снарядлары җибәрелгән. Тәрәзәләр ватылган, торак йортларның, шулай ук мәктәпнең һәм административ биналарның фасадлары һәм түбәләре җимерелгән, бер кибет тулысынча янып беткән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading