Казанлыларга күргәзмәләр, спектакльләр, классик музыка һәм кинолар тәкъдим ителәчәк.
3 ноябрь көнне казанлылар һәм шәһәребез кунаклары «Сәнгать төне» чараларында катнаша алачак. Акция кысаларында Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать һәм Заманча сәнгать галереяларында мастер-класслар, иҗади кичәләр оештырыла, спектакльләр, кинофильмнар күрсәтеләчәк, классик һәм заманча музыка, романслар яңгыраячак. Моннан тыш, бәйрәм кунакларын биредә узучы күргәзмәләргә дә көтеп калалар.
Чаралар 14.00-23.00 сәгатьләрдә Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать һәм Заманча сәнгать галереяларында узачак.
Комментарийлар