WorldSkills флагы эстафетасы буген Балтач районы җирлегендә олы кунак.
Скопировать ссылку
WorldSkills флагы эстафетасы буген Балтач районы җирлегендә олы кунак.
Бу зур тантана «Сабантуй» ял паркында уза торган район Сабан туе көне белән туры килде. Милли бәйрәмгә килүчеләр үзләрен дөньякүләм әһәмияткә ия булган, Татарстаныбызныӊ данын тагын да еракларга таратачак вакыйганыӊ чын катнашучылары итеп тойдылар, флагны алып килүчеләрне мәйдан түрендә зур алкышларга күмеп каршы алдылар.
Исегезгә төшерәбез, бу дөнья «WorldSkills» флагына старт 2017 елныӊ 2 1 октябрендә Сочи шәһәрендә уздырылган яшьләр һәм студентларныӊ ХIХ Бөтендөнья фестивалендә бирелгән иде. 20 чит илдә, халыкара космик станциядә булган флаг Рәсәйнеӊ24 төбәгендә булган эстафета районга килеп җитте. Республикабыз буенча сәяхәт кылучы флаг эстафетасына исә, күптән түгел башкалабызда үздырылган VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихаларын биреп, юлга озатканнар иде.
Комментарийлар