Иң күп йоктыручылар Казанда - 16 кеше һәм 6сы Түбән Камада.
Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19 белән чирләп китүче 35 кеше ачыкланган. Алар арасында бары берсе генә читтән кайткан.
4 кеше дәвалану өчен хастаханәгә озатылган, 31есе өйдә генә дәвалана.
хасталарның яшьләргә бүленешенә күз салсак, 30дан 50гә чаклылар арасында чирләүчеләр саны - 19, 50дән 60ка чаклы - 6кеше.
Хасталар арасында күпчелекне казан кешеләре тәшкил итә - 16очрак һәм 6сы Түбән Камалылар. Йоктыручылар саны буенча өчлеккә Яшел Үзән кергән. биредә 4 чир йоктыру очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар