16+

Социаль проектларга акча бирәчәкләр

Кукмара районындагы бер авылда балалар мәйданчыгы төзергә уйлыйлар.

Кукмара районындагы бер авылда балалар мәйданчыгы төзергә уйлыйлар.

Идеясе шәп, әмма моның өчен акча кирәк бит. Авыл халкы коммерцияле булмаган оешмаларның социаль әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыру өчен дәүләттән 35 миллион сум акча бүленәчәген белеп алган. Ә нишләп шул форсаттан файдаланмаска ди әле. Кирәкле җиһазларны грант акчасына алып, аларны уранштыруны халык үз өстенә алмакчы. Мәсьәлә хәл ителергә генә торганда, авылда иҗтимагый оешма булмавы ачыкланган. Безнең халык тапкыр шул ул. Авылның бит үз мәхәлләсе бар! Конкурста дини оешма исеменнән дә гариза биреп була икән ләбаса. Андый тәҗрибә Татарстанда бар, күп кенә дини оешмалар грант алуга ирешкән.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова журналистларга социаль проектларга субсидия бүленеп бирелүе турында сөйләгәндә, шушы хәлне искә төшерде.

2014 елдан бирле «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән  уздырылып килгән бәйге чынлап та халыкның тормышы сыйфатын яхшыртырга, шәһәр һәм районнарда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашырырга булышлык итә. Субсидия алу өчен ике төрле юнәлеш тәкъдим ителә: гражданлык җәмгыяте һәм гражданлык инициативасы институтын үстерү белән гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру. Гаризаларны 23 августка кадәр Татарстанның Икътисад министрлыгында кабул итәләр. Быел аларны кабул итүдә яңалыклар да бар. Бердән, гаризаны электрон форматта тапшырып була. Икенчедән, аның белән бергә мунципаль берәмлектән яки Татарстанның Дәүләт Советыннан проектны яклап язган хат кирәк. Мондый хат булган очракта бәйгедә җиңүгә мөмкинлекләр күбрәк булачак.

Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин сүзләренчә, узган елны конкурста 113 коммерцияле булмаган оешма җиңеп чыккан. Гариза тапшырган һәр икенче оешма үз проектына хәер-фатиха ала. Бәйгедә Казаннан һәм республиканың 35 районыннан катнашканнар. Иң актив районнар арасында Азнакай, Спас, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Чаллы, Арча һәм башкалар бар.

Алдагы еллардагы иң уңышлы проектлар дип “Том Сойер Фест”, “Татарстан буйлап сәяхәт итүченең портреты”, мөмкинлеге чикле балаларга ярдәм итә торган, чишмәләрне торгызу, урманнарны саклауны күз уңында тоткан проектларны атарга була. Татарстан журналистикасы музее да Татарстан Министрлар Кабинеты грантын откан акчага оешкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading