16+

"Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров кулга алынмады"

Казанда, Совет районы башлыгын кулга алганнар икән, дигән имеш-мимеш таралды. Абруйлы җитәкчегә нәрсә булган соң?

"Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров кулга алынмады"

Казанда, Совет районы башлыгын кулга алганнар икән, дигән имеш-мимеш таралды. Абруйлы җитәкчегә нәрсә булган соң?

«Татмедиа» республика агентлыгында 9 ноябрьдә узган матбугат конференциясендә шушы сорауга да ачыклык кертелде.
- Совет районы башлыгы кулга алынмады, - диде Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов, - кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары ашыгып, нигезләнмәгән хәбәр тараталар да, аннан соң аклана башлыйлар. Гафаров үз эшендә эшли. Совет районы хакимиятендә тендерлар үткәрүдә финанс кагыйдәләрен бозу ачыкланды. Моны җинаять эше кузгатып кына җентекләп тикшерергә була. Хәзер тикшерү эшләре бара, ашыгып нәтиҗә чыгарырга ярамый. Гафаров эшли.
Полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов кырыс кисәтүләр дә ясады:
- Республикадан 77 кешенең Сүриягә киткәнлеге һәм рәсми хакимияткә каршы сугышларда катнашуы мәгълүм. Аларның, шулай ук башка экстремистларның, террорчыларның, ваххабчыларның Татарстанга килеп, тынычлыкны бозуларына юл куелмаячак, аларның урыны - төрмәдә. Татарстанда традицион ислам бар, дин тоту иреге бар. Ә ваххабчылар, сакаллылар безгә кирәкми.
Татарстанда ел башыннан 42 меңнән артык җинаять очрагы теркәлгән. Шуларның 241е - кеше үтерү, 89ы - көчләү.
Февраль аенда «КПК Рост» кече финанс учреждениесенә карата җинаять эше кузгатылган. Оешкан җинаятьчел төркем әлеге исем астында 2013-2015 елларда «финанс пирамидасы» төзеп, 3300 гражданны алдаган, 850 миллион сум зыян салган.
- Кешеләр финанс пирамидаларына алданмасыннар. Телефоннан: «Оныгыгыз авариягә эләкте. Акча күчерегез», - сыманрак ялган хәбәрләргә ышанмасыннар иде. Совет чорында тәрбияләнеп үскән буыннар кешегә ышана. «Без - качаклар, ярдәм итегез!» - дип елап ялваручыларга ышанмасыннар. Безнең киң күңелле әбиләр «качакларны» кызганып, фатирына кунарга кертә, ә аны талап чыгып китәләр. Җәмәгатьчелекнең уяу булуы зарур. Безгә гап-гади гражданнар да җинаятьчеләрне тотарга ярдәм итәләр, андыйларны бүләклибез, - диде Рафаил Гыйльманов.
Наркотиклар сатучыларга каршы көрәш дәвам итә. Түбән Кама шәһәр суды 10 июньдә Федонин оештырган җинаятьчел төркемгә хөкем чыгарган. Сигез кешедән торган әлеге төркем Кама аръягы шәһәрләрендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән. Федонин 24 елга төрмәгә утыртылган, төркемдәгеләр гомум исәптә 126 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата 149 җинаять эше кузгатылган.
Рафаил Гыйльманов сөйләгәнчә, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә ишегалларын видеокүзәтүгә алу актив кулланышка кертелә бара. Моңа бәйле рәвештә коммуналь түләүләр артмаган.
- Казанның Яңа Савин районында ишегалларына видеокамералар куя башлагач, кайберәүләр шау-шу куптарды. Бу кирәкле әйбер. Эчке эшләр органнарында штат саны нык кыскартылды. Шул видеокамералар, электрон технологияләр безгә җинаятьчелеккә каршы көрәшне югары дәрәҗәдә алып барырга, иминлекне тәэмин итәргә булышачак, -дип йомгаклады быелгы эшчәнлекләре белән таныштыруны полиция генерал-майоры Гыйльманов. Министр урынбасары эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading