16+

СПИДтан кеше үлми

1 декабрь Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне. Бу уңайдан “Татар информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә СПИДны кисәтү юллары хакында сөйләштеләр.

1 декабрь Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне. Бу уңайдан “Татар информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә СПИДны кисәтү юллары хакында сөйләштеләр.

30 ноябрь мәгълүматларына караганда, Татарстанда 13562 ВИЧ инфекцияле кеше исәптә тора. Күрсәткечләр буенча, Россия белән чагыштырганда бездә авыручылар саны 1,9 тапкырга азрак булса да, бу проблема актуальлеген югалтмый. ВИЧка тест тапшыру, тикшеренеп тору һәр кеше өчен мөһим.

Роспотребнадзор идарәсенең санитар сак террриториясе буенча бүлек җитәкчесе Луиза Борисова әйтүенчә, бүген дөньяда ВИЧ инфекцияле 43 милионнан артык кеше исәпләнә. Ел саен 2 миллион кеше СПИД йоктыра, 1 миллион халык бу авырудан үлә. “Кеше СПИДтан үлми,инфекция китереп чыгарган авырулар нәтиҗәсендә вафат булырга мөмкин. Чөнки инфекция иммунитетны какшата. Әгәр дә кеше авыруны вакытында ачыклап тиешле чарасын күрә икән, ул озак һәм сыйфатлы яшәргә мөмкин. Хәтта, СПИДлы хатын-кызлардан сәламәт балалар да туа”, – ди Луиза Борисова.
 Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар һәм СПИД белән көрәш, профилактика буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин исә республикадагы күрсәткечләрне яхшырта алдык ди, анадан балага ВИЧ инфекция 1-2 процент очракта күчә ала.

Әгәр дә ВИЧ инфекцияле кеше үзенең авыруын яшереп кала икән, закон нигезендә аңа административ штраф каралган, дөрес, 500 сум гына. Ләкин, кешегә зыян китерсә, җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Дөрес, безнең Татарстанда әлегә мондый очракларның теркәлгәне юк. Ә менә анализ тапшырырга килгән ир-атлар арасында үзенең СПИДлы икәнен хатынына әйтмәүләрен үтенүчеләр, хәтта янаучылар да булган.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан халык өчен төрле чаралар уздыру да планлаштырыла. Бүген Татнефть Аренада узачак хоккей уеннары вакытында да махсус экспресс- тест тапшыру мобиль пунктлары эшләячәк. “АК БАРС” белән “ Локомотив” командалары өчен җан атарга килүчеләр үзләренең ВИЧ статусларын тикшертә алачак. 1 декабрь көнне “ Мега” сәүдә үзәгендә СПИДка каршы акция узачак. Анда яшь иҗат һәм спорт төркемнәренең чыгышларын күреп булачак. Шулай ук ВИЧка тест узарга, авыруны кисәтү хакында мәгълүмат алырга мөмкин.

СПИД җенси мөнәсәбәтләр вакытында, каннан канга, күкрәк сөтеннән балага күчә. ВИЧ инфекциядән саклануның иң ышанычлы чарасы сәламәт яшәү рәвеше алып бару, җенси мөнәсәбәтләр вакытында саклану. Шул ук вакытта иртә җенси мөнәсәбәтләр, тәртипсез җенси тормыш алып бару да йогышлы авырулар ияртү куркынычын арттыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading