16+

Спорт икътисадның үсешенә этәргеч бирә

Республиканың икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашкан вакытта әйтте бу сүзләрне.

Спорт икътисадның үсешенә этәргеч бирә

Республиканың икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашкан вакытта әйтте бу сүзләрне.

- Казанда Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы үткәрелде, хәзер футбол чемпионаты бара. Һәр халыкара спорт чарасында Казанга спортчылар гына түгел, чит илләрнең хөкүмәт һәм бизнес вәкилләре дә килә бит. Алар республиканың икътисади мөмкинлекләрен күрә, ә бу Татарстанның халыкара хезмәттәшлек юнәлешендә үсешенә этәргеч бирә, - диде Булат Хаҗиәхмәтов.
Татарстанның эчке тулаем продукты узган ел 2 триллион 116 миллиард сумнан да артыграк булган. Кече һәм урта предприятиеләр 170 мең, аларның эшчәнлек күрсәткече Идел буе федераль округында - иң яхшысы. Республиканың 160 предприятиесе үз эшчәнлеген инновациягә ягъни югары технологияләргә нигезләнеп алып бара. Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән “алгарышлы үсеш территорияләре” булып санала. Кама кластеры нефть-химия тармагын үстерүгә йөз тота.
-“Алабуга” үзгә икътисади зонасында бүген 56 резидент теркәлде инде, анда 24 завод эшли. “Форд” заводы да эшли. Санкцияләр аркасында бер завод та туктап калмады. Россиядәге үзгә икътисади зоналарга җәлеп ителә торган инвестицияләрнең 50 проценты “Алабуга”га туры килә. Татарстан җитәкчелеге тырышлыгында республикага инвестицияләр җәлеп итү кимемәде. Санкцияләргә карамастан, инвестицияләр җәлеп итү ел саен 100 процентка башкарыла, - диде Булат Хаҗиәхмәтов.

Фото: teplant.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading