16+

Сәрхүш аналарны яңача дәвалыйлар

1 октябрьдән сәрхүш аналарны яңа проект буенча тәрбияләргә җыеналар.

1 октябрьдән сәрхүш аналарны яңа проект буенча тәрбияләргә җыеналар.

"Точка трезвости" дигән проект Россиянең төрле төбәкләрендә 2011 елдан бирле кулланылса да, Татарстанда ул быел гына пилот проект буларак кертелде.

Бер төркем профессиональ белгечләр, табиб, психолог, наркологлар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм мәхрүм ителү куркынычы янаган аналарны дәвалыячак.

Дәвалау алты ай дәвам итә һәм тулысынча бушка. Бер ел буе аналар белгечләр күзәтүе астында торачак.

Быел программа Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Азнакай кебек зур шәһәрләрдә старт ала. Барлыгы 45 ана сайлап алына. Күп балалы һәм чыннан да дәваланасы килгән аналарга өстенлек бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading