Кичә Казанның Киров районы суды Татарстан прокуратурасының «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү эше буенча гаепләнүчеләрне сак астында тоту вакытын озайту үтенечен канәгатьләндерде һәм бу срокны озайтты. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.
Скопировать ссылку

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 1СИЗОда «Адмирал» сәүдә үзәге арендаторы - «Заря» җәмгыяте директоры Гусейн Гахрамановның, аның урынбасары Николай Каекинның һәм Гюльгусейн Нажафовның, шулай ук эшче Фирдинат Ульдановның сак астында торулары 11 мартта төгәлләнергә тиеш булган. Әмма суд карары буенча алар 11 сентябрьгә кадәр рәшәткә артында калалар.
Комментарийлар