16+

Суд приставлары 6 яшьлек баланы коткарган

Әлмәттә алты яшьлек кыз әбисе белән яшәгән. 69 яшьлек пенсионер хатын үзенең дә тормышы җитеш булмаганга, балага тиешле шартларны тудыра алмаган.

Әлмәттә алты яшьлек кыз әбисе белән яшәгән. 69 яшьлек пенсионер хатын үзенең дә тормышы җитеш булмаганга, балага тиешле шартларны тудыра алмаган.

Әлеге фатирда санитария таләпләре үтәлмәве ачыкланган. Кыскасы, суд приставлары баланың мондый хәлдә икәнен күреп тиешле чарасын күргәннәр. Суд сабый әтисенең әнисендә, ягъни икенче дәү әнисендә яшәсен дип карар чыгарган. Оныгын карап үстергән дәү әнисенең баласын бирәсе килмәсә дә, судка каршы килә алмаган.

Суд приставларының эшендә балигъ булмаган балалар белән бәйле вакыйгалар, сабыйларның яшәү урыннарын билгеләү бик катлаулы мәсьәлә. Мондый вакытта суд приставлары баланың эмоциональ халәтен, куркуларын, психологиясен исәпкә алып эш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading