16+

Суд приставларына һөҗүм иткәннәр

Яшел Үзәндә суд приставлары 38 яшьлек бер ир-атка 40 мең сум бурычын кайтаруны таләп итеп килгәч, бурычлы үзен бик агрессив тоткан. Ул, аш бүлмәсеннән пычак алып, суд приставларына ташланган. 

Яшел Үзәннең район бүлеге суд приставы хезмәткәре Евгений Малышев котырынган ир-атны тиз туктаткан. Зыян салырга теләгән ир-ат полиция бүлегенә китерелгән. Хәзер бу эшне Яшел Үзән тикшерү бүлеге карый. 
Евгений үзе исә әллә ни зур батырлык эшләдем дип санамый, бары авыр хәлдә калган хезмәттәшемә генә ярдәм иттем, үземнең вазифаларымны башкардым, ди. 
Суд приставлары рейдларга үзләре генә чыкмыйлар. Аларны һәрвакыт тәҗрибәсе, саклану чаралары булган суд эшчәнлегенең тәртибен саклау буенча суд приставлары озата бара.

фото: 1838.рф

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading