16+

Сулыкларда калган аккошларны коткарырга кирәкме?

Республика сулыкларында, салкын булуга карамастан, Кызыл китапка кертелгән кошларны – ысылдык аккошларны күрергә мөмкин.

Республика сулыкларында, салкын булуга карамастан, Кызыл китапка кертелгән кошларны – ысылдык аккошларны күрергә мөмкин.

Моны күреп борчылучылар Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләреннән аккошларны туңудан һәм ачлыктан коткаруны сорыйлар.
Комитетның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, каурыйлылар турында борчылырга кирәк түгел – алар үз вакыты белән үзләре очып китәчәкләр яки кышларга калачаклар. Ысылдык аккошларның кышларга очып китүе сентябрьдә башлана. Тик яшь кошларның очарга әзер булмавы, шулай ук бозның соңрак катуы яки кошларны әле туңарга өлгермәгән сулыклардагы азык базасы канәгатьләндерү сәбәпле җылы якка китүләре озакка сузыла.
Аккошлар белән бәйле консультацияләр һәм мәсьәләләр буенча битараф булмаган татарстанлылар 8 (843) 211 70 78 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading