Гыйнвар өчен бу гадәти хәл саналса да, быел ияләнеп булмый әле.
Бу көннәрдә, дөресрәге, төннәрдә Татарстанда һава температурасының -26 градуска кадәр түбән төшкән урыннары да булды. Хәер, салкыннар озак тоткарланмас кебек.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, гыйнварның соңгы ике көнендә температура көндез 0...-5 һәм -3...+2 градуска күтәрелә.
Дилбәр Гарифуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар