16+

«Свияжск АРТель» театраль лабораториясе быел тамашачыны шаккатырмакчы булган

Кинорежиссерга театр кирәкме? Гомумән, театр белән киноны кушкач, ни килеп чыга?

Кинорежиссерга театр кирәкме? Гомумән, театр белән киноны кушкач, ни килеп чыга?

ТР Мәдәният министрлыгы теләктәшлеге белән, «Тере шәһәр» («Живой город») заманча сәнгатькә ярдәм итү Фонды тарафыннан уздырыла торган «Свияжск АРТель» театраль лабораториясе быел тамашачыны шаккатырмакчы булган.

«Свияжск АРТель» театраль лабораториясе алты ел дәвамында режиссерлар тарафыннан театраль эскизлар әзерли. Ә быел лаборатория кискен үзгәреш кичерә: эскизларны кинорежиссерлар – Тимур Бекмамбетов, Игорь Волошин һәм Елизавета Стишова тәкьдим итәчәк. Алар 8 августтан эшкә тотыначак һәм берничә көн эчендә спектакль эскизларын әзерләп, 16-18 август көннәрендә тамашачыга күрсәтәчәк.

Тимур Бекмамбетов Илгиз Зәйниевнең «Хуҗа Насретдин» әсәрен сайлаган. Автор пьесаны махсус лаборатория өчен рус телендә иҗат иткән. Хуҗаны – Г.Камал артисты Эмиль Талипов, ишәкне Казанның яшь тамашачылар театры артисты Нияз Зиннәтуллин уйнаячак. Шулай ук Г. Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин да катнашыр дип көтелә.

Быел лабораториянең төп темасы – юл. Ләкин бу гына режиссерларны чикләп калырга тиеш түгел. Беренчедән, эскизлар Зөя утравында ачык һавада әзерләнә һәм тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Икенчедән, әлеге лабораториядә Россиянең танылган режиссёрлары, «Алтын битлек» иясе Дмитрий Волкострелов, Всеволод Лисовский, Роман Феодори һәм башкалар катнашканнар. Әлеге лабораториядә әзерләнгән проектлар сайт-специфик театр юнәлешенә керәләр, ягъни спектакльдән аермалы буларак, декорация ролен табигать үзе уйнаячак. Шул ягы белән әлеге лаборатория тамашачыга кызыклы да.

«Тере шәһәр» Фондын гамәлгә куючыларның берсе Инна Яркова әйтүенчә, лаборатория кысаларында тәҗрибә уздыру һәрчак файдалы. Әйтик, кино белән театр юнәлешен кушкан очракта, бик күп яңа алымнарны алып, бер-берсен баетырга була. «Свияжск АРТэль»ның максаты да шунда. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, барлык спектакльләр дә бушка күрсәтеләчәк. Бары тик ТаймПад аша теркәлергә генә кирәк.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading