Әлмәттә фатирда күңел ачып утырган вакытта бер ир-атны сөяркәсе сүгеп түбәнсетә.
Алар талашып китәләр, ачудан ир-ат берничә тапкыр сөяркәсенең башына суга. Каты җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә хатын-кыз идәнгә егыла. Шул көнне хәле рәтләнгән кебек тоелса да, икенче көнгә хатын йокысыннан уянмый, аңсыз була. Аны тиз арада хастаханәгә илтәләр. Ул шунда ук җан бирә. Ир-атны Әлмәт шәһәр суды 7 елга каты режимлы колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары» газетасы.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар