Шампиньон гөмбәсен эре итеп турап, тозлап, борычлап кыздырасың.
Сырны шакмаклап турыйсың. Махсус таякларга гөмбә белән сырны аралаштырып тезәсең. Әзер камырны җәеп 2 сантиметр тирәсе тасмалар кисеп, шашлыкларны шул тасма белән урыйсың. Камырны йомырканың сарысы белән майлап, кызарганчы духовкада тотасың.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар