Иркутск өлкәсендә табиблар 14 яшьлек кызга гадәти булмаган операция ясаган. Алар үсмернең борынында үскән төшне алган. Медиклар сүзләренчә, мондый аномалияләр бик сирәк очрый икән.
Баланың борынында теш үсүе хакында әти-әнисе бала кечкенә вакытта ук белгән. Тик борчылмаганнар, чөнки балага ул комачау итмәгән. Ә соңгы вакытта үсмернең борыны еш каный башлаган һәм тын алуы начарайган. Тикшеренүләрдән соң баланың теше тамыры аска карап үсүе ачыкланган һәм аңа операция сарга карар кылганнар.
div>
Хәзер үсмернең хәле яхшы, аны өенә чыгарганнар, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар